«Яңа ел – шәмнәр, чыршы, күңел ачулар» (0+)

15 декабрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әдәби яңа ел иртәсе уздырды. Яңа ел — ул әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Нәни китап сөючеләр китапханәче белән берлектә кышкы әкияткә тылсымлы сәяхәт кылды. 

Новый год
10ф. конкурс «Морозные сказки»
10ф.«Новый год – свечи, елка, хоровод»
10ф. Из какой это сказки

Шулай ук алар бик кызыклы бәйге һәм уеннарда катнаша алды. «Яңа ел мозаикасы» дигән кышкы табышмаклар бәйгесе бик җанлы узды, анда балалар ярыша-ярыша табышмакларны чиште. «Кышкы әкиятләр» бәйгесендә кышкы әкиятләрне искә төшерделәр. Бу «По щучьему веленью», «Зимовье зверей», «Снежная королева» кебек әкиятләр. Балалар рус һәм чит ил әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәтте. 

«Яңа ел чыршысында нәрсә булмый?» дигән игътибарлылыкка уен бик күңелле узды, аның барышында балалар төрле предметлар арасыннан чыршы бизәү өчен ярамаганнарын сайлап алырга ярдәм итте. Аннан соң «кар» ату буенча кызык ярыш узды. 

Матур уенчыклар белән Яңа ел чыршысын бизәмичә нинди уен инде ул. Моның өчен балалар, кәгазьдән үзләре ясаган «чыршы уенчыклары»н алып, зур мавыгу белән чыршыны бизәде. Чыршы бик күркәм бизәлгән гүзәлкәйгә әверелде!

Чара азагында балалар кышкы тематикага багышланган китаплардан торучы күргәзмә белән танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: